РФ Юстицияләр министры урынбасары казан ИТ-паркында булды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Бүген казан ИТ-паркында РФ юстицияләр министры урынбасары Елена Борисенко җитәкчесендә делегация булды. Делегация катнашучылары өчен традицион экскурсия казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев үткәрде.

Башта ИТ-парк холлында Антон Грачев курнакларда югары технологияләр өлкәсендә технопарк тарихы турында сөйләде. Аннары кунаклар ИТ-паркның дата-үзәгендә булды.

Бизнес-инкубаторда кунакларны Ярослав Швецов каршы алды. Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторында кунакларга күптән түгел узган сайлап алу турында сөйләделәр. Делегациягә «OneSecond» стартапы турында сөйләделәр. Әлеге сервис реаль вакытта телдән юридик консультация алырга ярдәм бирә. Консультация шәһәрнең төрле фирмалары адвокатлары, шәхси юрислар күрсәтә. Әлеге сервисның хакы аена 150 сум тәшкил итә.

Экскурсия ахырына Елена Борисенкога электрон документоәйләнеш системасын, элекрон дәүләт хезмәтләр һәм “Халык контроле” турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International