10 меңнән артык укучы IT-чемпион булырга көрәшә

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Республикакүләм  «IT-чемпион» бәйгесе 15 мартта старт алды. 2 апрель көненә конкурсның катнашучылар саны 10 155 укучы тәшкил итә.

Бәйгенең максаты – татарстанлыларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru белән кулланырга чакыру. Өлкәннәрнең ТР хезмәтләр Порталы аша башкарылган һәрбер түләү өчен баллар бирелә. Моның өчен Порталдагы шәхси кабинетта укучының “Татарстарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасыннан логинын сакларга кирәк.

Укучының җыелган баллары “ТР электрон мәгариф” системасында күрсәтелә. Биредә ул җыйган балларын истәлекле бүләкләргә алыштыра ала.

2014 елда бәйге 2 этапта узачак. Һәр этап нәтиҗәсе буенча 153шәр укучы IT-чемпион исеменә лаек булып, кыйммәтле бүләкләр – ноутбукларга ия булачак.

Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесендә 1-11 сыйныфтан һәр теләгән укучы катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International