Татарсанның ЗАГСлары ведомстволарара электрон бәйләнешкә әзер

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 1 гыйнвареннән ЗАГС мәгълүматлары ведомстволарара электрон бәйләнеш системасы (СМЭВ) аша ачык булачак. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләрендә республика тулысынча әлеге процесска әзер.

 «1920 елдан бирле актлар язуларын ретроконверсия башкарылды. ЗАГС системалары СМЭВта бастырылган һәм без техник яктан турысында ведомстволарара элетрон бәйләнештә ЗАГС мәгълүматларын куллануга әзер, - ди министр. – 2007 елда барлыкка килгән система барлык ЗАГС электрон хезмәтләрен электрон рәвештә башкарырга ярдәм бирә. Моннан тыш башка ведомстволар белән интеграция узачак. Мисал өчен, сәламтәлек саклау,мәгариф, социаль яклау һәм башкалар.”

“Без мәгълүмати тенденцияләр төп үсешен алдан белә алдык – Россиянең ирекле программ тәэминлегенә күчеш белән, электрон сервислар һәм электрон хезмәтләр сыйфаты үстерәбез. Ачык стандартлар куллану белән системасы актуаль тоту чыгымнары кимеде”, - ди министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International