Матбугат басмаларына язылу тарифлары үзгәрә

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

2014 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында барлык почта элемтә бүлекләрендә 2014 елның 2нче ярты еллыгына матбугат басмаларына язылу башлана.

2014 елның 17 мартыннан “Россия Почтасы” генераль директорының №12-р боерыгы буенча 2014 елның 2нче яртыеллыгыннан газета, журналларга язылу тарифлары үзгәрә. Матбугат басмаларына бюджет субсидияләрен бетерү нәтиҗәсендә “Россия Почтасы” басма матбугатка язылу тарифларын кире карарга мәҗбүр.

Тарифлар 2008 елның 2нче яртыеллыгыннан бирле үзгәрмәгән. Мабтугат басмаларын тиеш адресларга җиткерү тарифы үзгәрү белән басманың бәясе дә үзгәрәчәк.

Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм ветераннары, һәм II төркем инвалидлары өчен 20% ташлама саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International