Казан ИТ-паркында Microsoft Imagine Cup бәйгесенең региональ финалы узды.11 проект апрельдә узачак Мәскәүдә узачак россия финалында катнашырга көч сынашты. Федераль уровеньдә җиңгән команда Сиэтлга халыкара финалга бару һәм Билл Гейтс белән очрашу хокукына көрәшә ала.
Microsoft Imagine Cup региональ бәйгесе казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына сайлап алуга ошаган иде. Проектны яклаучы кыскача вакытта эксперт комиссия алдында чыгыш ясады, аннары эксперртларның барлыкка килгән сорауларына җавап бирде
Барлык проектлар да бәяләнгәч, эксперт комиссия өч җиңүчене атады. Беренче урынны Feel Future командасының Sculpt Art проекты яулады. Проект 3D-модельләүнең яңа горизонтларын язу мөмкинлеген бирә. Җиңүчеләргә үз бүләкләрен Microsoftның Россиядәге Волга макрофилиалы директоры Владимир Еронин, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Юрий Багров, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова тапшырды.
Чарада шулай ук “Синең курс: ИТ яшьләр өчен” россиякүләм мәгариф проекты презентациясе узачак. Әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасында ике укыту үзәге ачыла: Казан Федераль Унверситетында (Лобачевский исемендәге лицей) һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университтетта. Әлеге укыту үзәкләрендә мәктәп укучылары һәм студентлар программалаштыру, ИТ өлкәсендәге профориентация буенча бушлай курслар уза алачак.