Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм фән министры Роман Шәйхетдинов 24 март көнне Халыкара Казан аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәген төзүгә багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә “Татарстан почтасы” оешмасы вәкилләре, ТР кадастр һәм картография, Халыкара Казан аэропорты, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Лаеш муниципаль районы башкаручы комитеты вәкилләре катнашты.
Логистик үзәк төзү 2014-2015 елга планлаштырылган, проектка 2 млрд сум акча исраф ителәчәк.
Логистик үзәк халыкара һәм россиякүләм почтаны да эшкәртәячәк.
Әлеге проектны тормышка ашыру 800ләп эш урыны бирәчәк. Логистик үзәк ачу почта күчерүләрен эшкәртү сыйфатын яхшыртачак.