Тьюторлар киңәшмәсе казан ИТ-паркында уздырылачак

2014 елның 25 марты, сишәмбе

27 март “ТР Электрон мәгариф” системасында педагоглар эшчәнлеге өчен җаваплы район тьюторлары киңәшмәсе узачак.

Киңәшмәдә мәгълүмати системада педагоглар эшчәнлегенә кагылышлы актуаль сораулар күтәреләчәк.

Системада педагоглар мәктәп укучылары саны, мәктәптә кабул итүгә электрон гаризаләр белән эш итә. Өстәмә мәгариф оешмалары педагоглары өчен электрон журналлар эшчәнлеген алып бару мөһим.

Шулай ук тьюторларга “IT-чемпион» конкурсы һәм “Мәктәп картасы” проекты турында сөйләячәкләр.

Киңәшмәдә ТР Мәгълүмат технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International