25 һәм 27 март көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре өчен “ТР Электрон мәгариф” мәгълүмати системада эшләү буенча семинар уздырылачак.
Бүгенге көндә мәгълүмати системада барлык гомум белем бирү оешмалары, өстә, мәктәпкә кадәр һәм урта профессиональ белем бирү уку йортлары эшли. Семинарларда Министрлык хезмәткәрләре Татарстандагы электрон мәгариф концепциясе һәм мәгълүмати система мөмкинлекләре белән тулаем таныша алачак.
ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре укыту-методолик эшчнәлекне алып барырга өйрәтәчәк.
“”Татарстан Республикасында электрон мәгариф” системасы үсештә. Шуңа күрә Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары еш уздырылачак”, ди ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова.