Иннополис Университетында бакалавриат программасы буенча ачык ишекләр көне узды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

22 март Иннополис Университетында югары уку йортының телекоммуникацион партеры – “МегаФон” компаниясе ярдәмендә бакалавриат программасы буенча ачык ишекләр көне узды. Теләүчеләр Computer Science программасының — Artificial Intelligence һәм Software Engineering буенча еллык грант алу мөмкинлекләре белән таныштылар.

Шулай ук, чарада булган кешеләр ИТ-парк резидентлары: RoadAR, RunDuck, Advanced Ray Tracer проектлары һәм Navigator Campus  технопаркының 3D-принтер һәм  Robicom компаниясе проектлары белән танышты.

Аудитория алдында Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Татьяна Станко чыгыш ясады.

Университет профессорлары Самира Белхаоари һәм Мануэль Маззардан сәламләү сүзләре яңгырады. Барс-групп компаниясенең персонал буенча директоры Алинә Шәрипова  ИТ-индустриядә экспертларга куела торган таләпләр белән таныштырды.

Навигатор Кампус технопаркының директорлар советының рәисе Рамил Ибраһимов үзенең шәхси  IT-стартаплар үсеше турында сөйләде.

Университетның ачык ишекләр көнендә Казанның төрле уку йортлары укучылары булды. Иннополис Университетының бакалавриат программасы аларга ике уку программасын бергә алып барып, ике диплом алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International