“Ведомстволар отчетлары” бүлегендә бүгенге көндә дәүләт хөкүмәте һәм җирле үзидарә органнарының 169 отчеты бастырылган.
Әлеге сервис 2014 елның гыйнвареннән бирле эшли. Моңа кадәр отчетлар министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар җиткәчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен генә ачык иде.
Хәзер саннар белән республиканың һәр вәкиле таныша ала.
Татарстандагы гомүмбелем бирү оешмалары саны, мәктәп укучылары саны, чит ил инвестицияләр күләме, иң кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр һәм Татарстанның әҗәте турында мәгълүмат белән танышып була.
“Ведомстволар отчетлары” – “Ачык Татарстан” проектының бер бүлеге. Бүгенге көндә проектның иң популяр блогы – “Халык контроле”.