Татарстан укытучыларын Бөтендөнья роботлар олимпиадасына әзерлиләр

2014 елның 14 марты, җомга

Бүген “Байтик” компьютер лагерендә робототехника буенча өчкөнлек семинар башланды. Семинар Татарстан Республикасының 58 мәктәп укытучылары өчен уздырыла.

Чара LEGO education һәм "ICL-КПО ВС" ААҖ компанияләре ярдәмендә 2014 елның ноябрендә Мәскәүдә Бөтендөнья роботлар обимпиадасына багышланып уздырыла.

Семинарда укытучыларны роботларны җыярга һәм программаларыштырырга өйрәтәчәкләр. Шулай ук чарада җыелган роботларны ярыштыру да каралган. Укыту Иннополис Университеты вәкилләре белән уздырыла.

Семинарда катнашучылар алга таба үз командаларын 2014 елның 24-25 май көннәрендән WRO республика этабына әзерләячәкләр. Республикакүләм этапны җиңүчеләр Мәскәүдә узачак Бөтендөнья роботлар олимпиадасында катнаша алачак.

Бөтендөнья роботлар олимпиадасы – 10нан 18 яшькә кадәр укучылар арасында уздырыла. Беренче олимпиада 2004 елда Сингапурда узды, биредә 32 илдән 1000нән артык катнашучы булды.

Олимпиада өч категория буенча уздырыла: төп, иҗади һәм роботлар футболы. Төп категория өчен роботларны җыю һәм программалаштыру каралган. Иҗади номинациядә катнашучылар аерым тематика буенча проектларын әзерли. Төп һәм иҗади номинацияләр өчен биремнәр һәр елны төрле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International