13 мартта ИТ-паркта 2016 елда Казанда информатика буенча халыкара олимпиада уздыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Федераль Университеты, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге һәм Иннополис Университеты вәкилләре катнашты.
Әйтергә кирәк, олимпиаданы кабул итүче ил 4шәр катнашучы белән 2 команда тәкъдим итә ала. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы өметләре буенча, 2нче команда тулысынча Татарстан Республикасы вәкилләреннән торыр.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елда Италиядә информатика буенча халыкара олимпиадада Россия командагы рәсми булмаган медальләр саны буенча 1нче урын, ә 2013 елда Австралиядә 2нче урын алды.
2014 елда информатика буенча халыкара олимпиада Тайбей (Кытай), ә 2015 елда Астана шәһәрендә (Казахстан) узачак.