2014 елның февралендә Татарстанда 2,2 млннан артык электрон хезмәт күрсәтелгән

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Узган айда татарстанлыларга 2,2 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Әлеге мәгълүматны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “Ведомстволар отчетлары” разделындагы отчетыннан карап була. Чагыштыру өчен узган елның февралендә Татарстанда 18, млн хезмәт күрсәтелгән булган.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр uslugi.tatarstan.ru Порталы, инфоматлар һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша узган айда 180,6 млн сумга 151 мең түләү башкарылган. Түләүләр суммасы узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбәйгән – 2013 елның февралендә 93,6 млн сумга түлә башкарылган.

Узган ай белнә чагыштырганда электрон гаризәләр, чиратка язылулар саны арткан.

ТР дәүләт хезмәтләр Порталына 1,5 млн тапкыр кергәннәр. Уникаль кулланучылар саны 548,9 меңгә кадәр үскән. Туры трафик 26,6%ка кадәр күбәйгән.

Февраль ахырында Порталдагы шәхси кабинетлар саны 900 меңнән арткан.

 «15 марттан Татарстанда чираттагы тапкыр республикакүләм «IT-чемпион» бәйге стар алачак. Узган елны мәктәп укучылары ярдәмендә электрон хезмәтләр саны 60% арткан. Бу елны конкурс шулай ук уңышлы булыр дип ышанабыз. Безнең алда – еллык электрон хезмәтләр кулланы санын 40 млнга җиткерү мәсьәләсе тора”, - ди ТР Премьер-министры урынбасары  - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

2014 елда бәйге үз-арада укучлыар гына түгел, мәктәпләр дә ярышачак.Һәр муниципаль районда иң актив мәктәп билгеләнәчәк (мәктәп укучылары җыйган баллар саны мәктәп укучылары санына бүләнәчәк). Иң актив мәктәп интерактив комплект белән тәэмин ителәчәк. Ә республикакүләмендә иң күп балл җыючы 3 мәктәп мобиль класслар белән тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International