ИТ-парк резидентларыннан керем 6 млрд сумнан арткан

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта технопарклар әһәмиятен әнә шулай бәяләп үтте. Роман Шәйхетдинов ассызыклап узганча, югары технологияләр өлкәсендәге IT-паркка әлегә ил күләмендә дә тиңнәр юк. IT-паркның Казандагы мәйданы 30 мең кв м дан артык, Яр Чаллыда ул 29 мең кв м га якын. “Алар икесе дә федераль үзәктән паритетлы, ягъни бертигез дәрәҗәдә финанслау программасы нигезендә сафка бастырылды. РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы химаясе астында тормышка ашырыла торган бу программа Россиядә быел төгәлләнәчәк. Ул илнең берничә төбәгендә гамәлгә кертелде. Шушы программа кысаларында сафка бастырылган Россия күләмендәге 7 технопаркның иң уңышлы икесе – Татарстанда. Алар - “Идея” технопаркы һәм IT-парк”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.

Алга таба министр IT-парк эшчәнлеге күрсәткечләренә тукталды. Хәзерге вакытта Казан мәйданы резидентлар белән 100 процент дәрәҗәдә тулган, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләнмәләр белән шөгыльләнүче компанияләр өчен мәйдан мәсьәләсендә кытлык сизелә. Яр Чаллы шәһәре мәйданы да актив үсеш ала, бүгенге көндә аның резидентлар белән тулылыгы – 55 процент. Шул рәвешле, барлыгы 139 резидент исәпләнә. Аларда 3 мең 400 дән артык хезмәткәр эшли. Эшләүчеләрнең уртача яше – 27 яшь. “Бу позитив тренд, тармакка яшь белгечләр килүе сөендерә”, - дип билгеләп узды Роман Шәйхетдинов. Министр хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда IT-паркның ике мәйданының гомуми кереме 6 млрд 422 млн сум тәшкил иткән. Ул 2012 нче елда керемнең 5 млрд сум тирәсе булуын искәртеп үтеп, шактый гына үсеш күзәтелүенә игътибарны юнәлтте. Җитештерелгән товар бәясенә килгәндә, ул елына бер кешегә 1 млн 200 мең сум туры килә, бу, Россия белән чагыштырганда, 30 процентка югарырак. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым кертеменең гомуми күләме 900 млн сумнан гыйбарәт. "Ирешкән күрсәткечләрен саклап кала алган очракта, быел Казандагы IT-парк Хөкүмәт тарафыннан кертелгән бюджет инвестицияләрен аклый алачак", - дип белдерде мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Роман Шәйхетдинов алга таба бизнес-инкубаторлар турында сөйләде. Былтыр аларга 7 сайлап алу процедурасы оештырылган. Россия һәм якын чит илләрдән 500 дән артык заявка кабул ителгән. Россиянең 14 шәһәре һәм төбәгеннән 70 тән артык претендент резидент статусын алган. “3 мең кв метр мәйданга ия бизнес-инкубатор Россиядә иң эреләрдән санала. Аның 2 мең кв метры – Яр Чаллыда, 1 мең кв м – Казанда”, - дип хәбәр итте министр. Аның сүзләренә караганда, проектларның "яшәү озынлыгы" 60 процентка кадәр арткан. Чит ил резидентлары өчен 6 фатир бирелгән. Бизнес-инкубаторның 4 резиденты IT-резидентларга әверелеп, үзләре IT-паркта билгеле бер мәйдан арендалый башлаган.

Министр билгеләп үткәнчә, Казандагы IT-лицейга Татарстан районнарыннан килүче балалар саны артуы – сөенечле күренеш. “IT-лицей белән берлектә мәктәп бизнес-инкубаторын эшләтеп җибәрү буенча эш алып барыла, анда укучылар үзләрен шәхси проектларын тормышка ашыру буенча сынап карый алачак”, - диде Роман Шәйхетдинов.

Министр Р.Шәйхетдинов быел Яр Чаллыда IT-белгечләр өчен 80 фатирга исәпләнгән йорт файдалануга тапшырылачагы турында хәбәр итте. Яр Чаллыдагы IT-паркта резидент-ширкәтләрнең ихтыяҗлары өчен тар профильле IT-белгечләрне яңадан әзерләү өчен “ИТ-академия” исемле программага старт бирелгән. Бу Чаллы мәйданы резидентларының тар профильле белгечләргә ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Яр Чаллыда, "Cisco" компаниясе белән берлектә, шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә информатика укытучыларының квалификациясен арттыру буенча уртак белем бирү проекты тормышка ашырылган һәм “челтәр” белгечләрен әзерләү буенча академия эшенә башлангыч бирелгән
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International