Татарстан Республикасында «НСС» ЯАҖ филиалы директоры булып Илья Пырков билгеләнде.
Илья Пырков 1972 елда туган, 1996 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының радиотехник факультетын тәмамлаган.
«Ростелеком»га килер алдыннан Илья Пырков мәгълүмати технологияләр, телекоммуникация һәм элемтә өлкәсендәге оешмаларда җитәкче вазыйфаларында эшләгән.2003-2009 елларда Татарстан Республикасында «МегаФон» ААҖ филиалы директоры булган, 2009-2013 елларда «Амираком» ААҖ һәм «Ситроникс-Татарстан» ҖЧҖ җитәкче булган. 2005 елда Илья Пырков күп еллык җаваплы эше өчен Казанның 1000-еллыгы исемендәге медаль белән һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгыгың мактаулы грамотасы белән бүләкләнгән.