Яшь стартаплар – Иннополис шәһәре киләчәге

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Казанда узган IT-стартаплар конкурсында катнашкан 100 дән артык укучы арасында КФУ ның ИТ-лицее укучысы проекты иң яхшысы дип танылган. Ул Интернет аша тапшырылучы мәгълүматларны яклауның оригиналь технологиясен тәкъдим иткән. 

Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100 дән артык укучы 6-9 февраль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә укучылар IT-стартапларының Junior startup ачык төбәкара конкурсында катнашу өчен җыелган.

Чара югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-парк технопаркы белән партнерлыкта “Достижения молодых” Казан үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы “Мәктәп стартап-хәрәкәте үсеше аша ИТ-өлкәнең кадрлар потенциалы үсеше” проекты кысаларында уздырылган. 
 Конкурста катнашу өчен һәр команда, экспертлар хөкеменә үз стартапларының идеяләрен тасвирлап, читтән торып сайлау аша узган.
Читтән торып оештырылган турда заявка биргән 101 проектның 23е катнашкан.

  IT-лицейда укучылар бәйгегә түбәндәге проектларын тәкъдим иткән: Смарт техник (Арефьев Даниил); SaleApp (Исхаков Артем, Сабиров Райнур, Измайлов Руслан); Global VPN (Садыйков Данияр, Сарсадских Андрей); Flashing Zebra (Шәрипов Рөстәм, Чудинов Николай, Закиров Ринат); Smart Window (Сәлахов Эмиль, Макаров Кирилл, Мәхмудов Геннадий, Кубышкин Родион, Ахунов Данияр); Roboclean (Хуҗин Равил); Smart-курятник (Пашин Руслан, Исламов Эмиль, Алещенко Никита).

Junior startup семинар-конкурсының өч көне эчендә, катнашучыларга, Казан һәм Мәскәү стартап-индустриясенең, Казан һәм Яр Чаллы ИТ-парклары бизнес-инкубаторлары командаларының әйдәп баручы экспертлары белән мастер-класслар һәм консультацияләр узып, үз проектларын җентекләп өйрәнергә кирәк булган. 

Конкурста ИТ-лицей укучысы Данияр Садыйковның Global VPN проекты җиңүгә лаек булган. Ул Интернет аша тапшырылучы мәгълүматларны яклауның оригиналь технологиясен тәкъдим иткән. Икенче һәм өченче урыннарны 169 һәм 167 нче санлы мәктәпләрнең җыелма командасының Sheep & Foxes уены һәм КФУ ның Лобачевский исемендәге лицее укучыларының Cake IT уникаль кондитер эшләнмәләренә онлайн-заказ сервисын булдыру буенча проект яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International