Russian Startup Tour экспертлары алдында Татарстаннан 10 ИТ-проект чыгыш ясаячак

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда ИТ-паркта технологик эшкуарлыкны үсертү буенча гомумроссия программасының-  Russian Startup Tour – икенче этабы уза. Чараны оештыручылар – “Сколково” фонды, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык («Росмолодежь»), РВК, РОСНАНО (Инфраструктура белем алу программалары фонды).

Russian Startup Tour чрасының максатлары – перспектив инновацон проектлар табу, инновацион эшкуарлыкны арттыру.

Russian Startup Tour экспертлары алдында чыгыш ясаучы проектлар:

1. Columbis (Голубев Павел) – турис агентлыклар эшен автоматизацияләүче.

2. RoadAR (Никольский Евгений) – мобиль кушымта. Юл билгеләре турында хәбәр итүче видеорегистратор.

3. ECOVISION (Тимерханов Рахимян) – күрү системасының төп параметрларын үлчәргә ярдәм итүче комплекс.

4. Wi-Fi Guide (Леконцев Игорь) -  Wi-Fi челтәрләре блән идарә итүче универсаль мобиль кушымта.

5. RUNDUCK (Онегин Максим) – спорт белән шөгыльләнүне истән чыгармаска ярдәм итүче он-лайн-платформа.

6. TRILOG PARTNER (Демидов Дмитрий) – Интернетта реклама кампанияләре белән идарә итүче SaaS-сервис.

7. ТЕЛЕУЧЕТ (Фархетдинов Ринас) – су, газ, счетчиклар күрсәткечләрен автоматик җибәрер өчен җайлашкан система.

8. ReflowReader (Хайруллин Рамиль) – сканлаштырылган документларны укыр өчен яраклаштырылган сервис.

9. ClientBase (Абдрахманов Тимур) – клиентларга төрле рассылкалар җибәрер өчен җайлаштырылган CRM-система.

10. Copper Lark (Кузнецов Александр) – электрон түлән системасы.

Иң яхшы проектлар авторлары махсус бүләкләргә ия булып, чараның башка этапларына чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International