Бүген Казанда ИТ-паркта технологик эшкуарлыкны үсертү буенча гомумроссия программасының- Russian Startup Tour – икенче этабы узачак.
ИТ-паркта чаралар Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.
Казандагы Russian Startup Tour чарасын Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының урынбасары Марк Шмулевич, Россия Федерациясенең финанслар министры Андрей Иванов, «Сколково» Фонды президентының советнигы Пекка Вильякайнен, «Сколково» Фондының Идарә рәисе Андрей Буренин катнашачак.
Russian Startup Tour чрасының максатлары – перспектив инновацон проектлар табу, инновацион эшкуарлыкны арттыру.
Очрашуларда катнашуга инновацион проектлар разработчиклары, стартап-командалар, технологик эшкуарлар, югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары, бизнес-инкубатор һәм технопарклар резидентлары чакырылган.
Сезнең игътибарга чараның он-лайн трансляциясен тәкъдим итәбез: : http://ati-times.tatar-inform.ru/tv/