Россиянең барлык ЗАГСлары 2014 ел ахырына кадәр цифралаштырылырга тиеш

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

2014 елны Россиянең ЗАГСлары архивларны цифралаштыру эшен башкарырга тиеш. 2015 елдан башлап туу, үлем, гражданнар актларын теркәү турында таныклыклар электрон рәвештә ведомстволарара бәйләнеш системасы аша тапшырылырга тиеш. Бу гражданнарның дәүләт хезмәтләрен кулланганда ЗАГС хезмәтләре тапшырган таныклыкларны күрсәтүдән азат итәчәк.

ЗАГСларны автоматизацияләү 2014 елда регионнар өчен мөһим эшләрнең берсе булып тора, дип хәбәр итә элемтә министры урынбасары Алексей Козырев.

ЗАГСлар мәгълүматлары – туу турында, үлем турында, гражданлык актын теркәү/ өзү, баланы гаиләгә алу, исем алыштыру – дәүләт хезмәтләрен алганда өчен еш сорала. Аларны 20дән артык хөкүмәт органнары сорый ала, шул исәптә судлар да.

2015 елның 1 гыйнвареннән ЗАГС мәгълүматлары ведомстволара элетрон бәйләнеш аша мәгълүм булырга тиеш, дип Козылев. Шулай итеп, гражданнарга документларның кагәзъ версиясен күрсәтергә кирәк булмаячак.

Икътисади үсеш министрлыгы үз чиратында 210 Федераль законга үзгәрешләр кертергә тиеш – ЗАГС документлары шәхси кулланылыштагы документлар арасыннан төшеп кала. Әлеге Федераль закон буенча чиновниклар гражданнардан бары тик шәхси кулланылыштагы документларны гына сорый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International