«МегаФон» Казанда 3G мобиль интернет тизлеген икеләтә арттырды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Казанда «МегаФон» ААҖ тарафыннан 3G интернет тизлеген арттыру буенча эшләрнең беренче этабы тәмамланды.

Оператор Казанда үзенең 3G-челтәренә DC-HSPA+ технологиясен кертте. Моның нәтиҗәсендә мобиль Интернет зуррак тизлектә эшли башлады. Чагыштыру өчен: урта тизлек 2-3 Мбит/с тан 4-6 Мбит/с кадәр җитте.

Бүгенге көндә DC-HSPA+ технологиясе Казанның барлык районнарында, Яшел Үзәннең үзәгендә, “Казан” Халыкара аэропорты территориясендә, шулай ук Юдино, Биектау,  Щербаково, Салмачи, Константиновка, Киндери һәм Кадышево бистәләрендә эшли башлады.

“2014 елда 4G югары тизлегендәге элемтә үсеше белән Татарстан территориясендә  DC-HSPA+ технологиясен кертүне дәвам итәчәкбез”, - дип белдерә «МегаФон» компаниясенең Татарстандагы директоры Сергей Обыденников.

DC-HSPA+ технологиясе барлык «МегаФон» 4G-модемнары, Apple iPad планшетлары, Apple iPad mini, iPhone 5S (A1457 һәм A1530), iPhone 5C (A1507 һәм A1529), Samsung Galaxy S4/Note3 смартфоннары , Samsung Note 10.1 2014 Еdition, Nokia Lumia 920, LG G2, Sony Xperia Z, Z1, Z Ultra, XP, V  планшетлары һәм башка җиһазлар белән эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International