Владислав Сурков казан ИТ-паркында булды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерация Президентының ярдәмчесе Владислав Сурков булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Владислав Сурковка ИТ-парк тарихы белән таныштырып, технопаркның Бизнес-инкубаторына юнәлде.

Биредә беренче булып кунакка RoadAR проектын тәкъдим иттеләр. Проектның авторлары фикерләре буенча, машина йөртүчеләр өчен файдалы кушымда киләчәктә навигация системасын яңа үрләргә мендерер, дип көтелә.

Аннары Владислав Сурковны «Автодория» һәм «Эйдос» компанияләре проектлары белән таныштырдылар.

Бизнес-инкубаторда кунакка Татарстанда электрон рәвешкә күчерелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында сөйләделәр. Шулай ук электрон документәйләнеше һәм “Халык контроле” системасы белән таныштырдылар.

Аннары сөйләшүләр бүлмәсендә эре инфраструктура проектлары җитәкчеләре белән сөйләшү узды. «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ генераль директоры Тимур Шәгивәлиев «Алабуга» икътисади зона үсеше турында сөйләде, Роман Шәйхетдинов «Иннополис» проектын тәкъдим итте. “Иннополис Университеты” директоры Дмитрий Кондратьев Россиядә булачак беренче IT-университет турында сөйләде. Инвестицияләр үсеше агентлыгы Линар Якубов Smart city проектын тәкъдим итте.

Визит ахырында Владислав Сурков Бизнес-инкубаторның дан тантасында «XXI гасыркреатив класс эпохасы. Биредә без моның дөреслегенә ышанабыз. Уңышлар сезгә. Бар өмет сезгә!», дип язу калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International