««Ачык Татарстан» проекты кысаларында ике яңа проект эшли башлады:«Халык экспертизасы» һәм «Ачык мәгълүматлар». Алар белән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatar.ru аша кулланып була», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
«Халык экспертизасы» мәйданчыгы дәүләт һәм гражданнар коммуникациясенә эффектив механизмга әверелергә тиеш. Дәүләт закупкалары һәм товар, хезмәтләр сатып алуга заказларның план-графигы буенча фикер алышу эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Ачык Хәкүмәт механизмының бер элементы булып «Халык контроле» системасы тора. 2012 елда эшли башлаган система аша татарстанлылар социаль юнәлештә үзләренең гаризәләрен җибәрәләр.
«Ачык мәгълүматлар» мәйданчыгы Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль мәгарифләре ачык мәгълүматларын һәм отчетлары халык өчен ачык рәвештә күрсәтер өчен эшләнелгән. Әлеге мәйданчык үз эченә «Мәгълүматлар» һәм «Ведомстволар отчетлары» бүлекләрен кертә.
«Мәгълүматлар» бүлеге картада төрле дәүләт һә ммуниципаль хезмәтләр алыр өчен җайлы урыннарны табарга ярдәм итә. Бүлектә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау дәүләт автоном учрежденияләре исемлеге һәм Татарстан Республикасы ЗАГС бүлекләре списогы бастырылган.
«Ведомстволар отчетлары» бүлегендә һәрбер кеше төрле министрлыкларның һәм ведомстволарның рәсми отчетлары белән таныша ала. Бүлектә 187 отчет төрле категорияләр буенча: «Демография», «Мәгариф», «Икътисад», «Экология» һ.б. бастырылган.