1. 1. Еллык коллегия
2012 ел нәтиҗәләре турында 2013 елның 11 февралендә узган коллегиядә сөйләштеләр. Коллегия эшендә РФ Массакүләм коммуникацияләм һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президентры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.
2. «Аерымланган икътисади «Иннополис» зонасы» ААҖ теркәлү
2013 елның 1 мартында «Иннополис АИЗ» ААҖ булдырылгы.
3. «IТ-чемпион» бәйгесе
Электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максаты белән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе уздырылды. Бәйге 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итте, биредә 253 мең.мәктәп укучысы катнашты.
4. Россия картасында Иннополис барлыкка килде
Россия Федерациясенең №394 Хөкүмәт Карары буенча Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис дигән пункт барлыкка килде.
5. Универсиада нәтиҗәләре
XXVII дөньякүләм җәйге Универсиада үткәрер өчен 92 мең катнашучы һәм 2 мең тирәсе оешма аккредацияләнгән булган. Аккредитация системасы базасында 16 меңнән артык Россиягә визасыз керүгә таныклык чыгарылган. 12 көн эчендә Универсиада Порталына 2,7 млн кеше кергән. Һәркөнне сайттны 530 мең кулланучы караган.
Универсиаданың контакт-үзәгенә 540 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 490 меңе кирәкле мәгълүматны берничә минут эчендә тавышлы үз-үзеңә хезмәт күрсәтү системасы аша алган.
Универсиаданың 53 объектында көнәйләнеш видеоаналитик һәм видеархивлау эшләгән. Барлыгы виедокүзәтү системасы эше өчен Универсиаданың 58 объектында 6 411 камера куелган.
Барлык камералар да бердәм видеоархив системасына тоташтырылган.
Интернетка керү мөмкинлеген булдыру өчен 186 км волокно линиясе сузылган була һәм 1 550 км арендаланган линия кулланыла. Интернетка тоташкан 61 Универсиада объектында көненә кулланыла торган трафик күләме 14,42 Тбайт җиткән.
Унверсиаданың 37 объекты Wi-Fi челтәренә тоташкан була. Һәркөнне челтәр белән 6 меңнән артык кеше кулланган.
Уеннар тарихында беренче тапкыр инфоматлар аша билетларны броньлаштыру һәм сатып алу мөмкинлеге кертелгән. Инфоматлар аша уеннар тәртибен, медаль зачет һәм башка мәгълүмати сервислар белеп була иде. Шәһәр буенча урнаштырылган 169 инфомат аша 9 меңнән артык билет сатылган.
Универсиада объектларына керер өчен махсус терминаллар урнаштырыла. Һәркөнне ярышларга уртача 135 меңнән артык кеше кергән, аларның 36 меңе тамашачылар һәм 100 меңнән артыгы аккредитацияләнгән кешеләр.
Барлыгы 5нче июльдән 17 июльгә кадәр вакытта спорт объектларына билетларны тикшерү терминаллары аша 480 мең тамашачы узган, һәм 1,3 млн. кеше аккредитацияне тикшерү терминаллары аша узган.
6. Иннополисның төзелеш мәйданчыгына газ үткәрелде2013 елның 21 августында Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис торак пунктында, газ бүлү станциясеннән зәңгәр ягулыкны ахыргы кулланучыга илтеп җиткерүче 3, 29 км озынлыктагы беренче газ үткәрү торбалары эшләтеп җибәрелде. Булачак шәһәрнең төзелеш мәйданында символик факелны РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков кабызып җибәрде.
7. «Ачык Татарстан»Дәүләт белән идарә итү һәм регионнар өчен бердәм ачыклык стандартлары булдыру сораулары Казан ИТ-паркында 2013 елның 19-20 сентябрь көннәрендә семинарда күтәрелде. Семинар РФ Министры Михаил Абызов ярдәмендә оештырылды.
8. Михаил Абызов Казанда ачык мәгълүматлар буенча Совет уздырды2013 елның 20 сентябрендә “Ачык Хөкүмәт” – “Регионның ачыклыгы дәүләт һәм җәмгыять институтларының хезмәттәшлеге сыйфаты индикаторы” проект семинары узды.
Утырыш барышында РФ Министры Михаил Абызов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков алдында РФ берничә субъекты вәкилләре чыгыш асады. Ульян өлкәсенең ачык хөкүмәт системасын булдыру буенча директор Александр Рябушко Ульян өлкәсенең хөкүмәтнең ачык мәгълүматлары буенча компетенция үзәге турында сөйләде.
9. Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге2013 елның 23-25 сентябрьдә Казан ИТ-паркында узган утырышларда Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек буенча мөһим сораулар күтәрелде. Подкомиссиянең рәисе – РФ элемтә һәм масскакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексй Волин һәм Кытай республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Шана Бина.
“Сөйләшелгән темалар арасында – кесә телефоны операторлары эше, роуминг мәсьәләсе, почта эше, ике ил чигендәге радиовещание сораулары, интернет эше һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү”, - дип санады министр урынбасары.
Аның сүзләрендә барлык мәсьәләләр буенча алга таба хезмәттәшлек буенча карар чыгарылды. “Төп вазифа – Россия һәм Кытай гражданнарына бер-берсе белән үзара аралашу, хезмәттәшлек итүне җиңеләйтү, - дип аңлатты Алексей Волин. – Бу, беренче чиратта, роумингка да кагыла. Бу мәсьәләгә күбрәк игътибар итәргә дигән теләкләшлек белдерелде. Төп идея - Россия вәкилләре Кытайга килгәч үз сим-карталары белән куллануны дәвам итсеннәр, чит илдә телефон өчен кулланылган чыгымнар гражданнар өчен кулай булсын”.
Утырыш барышында шулай ук почта элемтәсе һәм илләр арасындагы электрон сәүдәгәрлек сораулары да күтәрелде.
10. Татарстан Россиядә беренче булып «112-системасы» буенча сынаулар үткәрүче регионТатарстанда “Система-112” дәүләт сынаулары 2013 елның 20-22 ноябрендә үткәрелде. Дәүләти комиссия Татарстанда үткәрелгән “112 системасы” сынауларын уңышлы бәяләде. Дәүләт комиссиясенә РФ гадәттән тыш эшләр министрлыгы, РФ Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы, ТР Министрлар кабинеты Аппараты, ТР Гадәттән тыш хәлләр вәкилләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты.
РФ Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы Татарстан территориясендә “112” кертүгә кертүгә норматив актлар кабул иткәч, “112 системасы” сәнәгати эксплуатациягә кертелде.
“112-системасы”н комиссия алдында ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге – “ГЛОНАСС+112” системасының техник операторы – тәкъдим итте. Комиссия шалтыратулар кабул итү үзәге-112 мөмкинлекләрен тикшерде. Өч көн эше нәтиҗәләре буенча дәүләт комиссиясе Татарстан Республикасы территориясендә “112-системасы” функцияләштерүе үссен өчен югары бәя бирелгән.