Җинаятьчеләр пассажирлар исеменнән такси йөртүчеләрне алдарга керешкәннәр. Мошенниклар заказ бирә һәм таксида бару өчен банк картасы номеры аша түләвен белдерә.
Шуннан соң алар машина йөртүчеләр белән элемтәгә керә һәм сәфәр өчен акчасыз түләү сылтавы белән СМСтан код һәм карта мәгълүматларын сорый. Машина йөртүче бу мәгълүматны тапшыру белән, җинаятьчеләр аның шәхси кабинетында авторизацияләнәләр һәм акчаны урлыйлар.