Югары уку йортлары бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программалары буенча бюджет урыннарына документлар кабул итүне тәмамлыйлар. Быел якынча 1,3 млн кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза биргән, бу абитуриентларның гомуми санының 94% ы. Абитуриентлар иң еш Мәскәү (511 мең гариза), Санкт-Петербург (212 мең) һәм Казан (90 мең) университетларын сайлаган.
Бүген порталда конкурс исемлекләре бастырыла.
Беренче курс студентлары кабул ителгәннән соң турыдан-туры «Дәүләт хезмәтләре» ннән «Макс» мессенджерында үз курслары чатына күчә алачак. Шулай ук порталда алар өчен автомат рәвештә студентларның электрон билетлары һәм зачеткалары формалаштырылачак.
«Дәүләт хезмәтләре» порталы «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә даими үсештә, аның максаты — гражданнар өчен уңайлы цифрлы платформалар булдыру.