За 11 лет работы сотрудники МФЦ Татарстана оказали жителям более 55 миллионов услуг

2026 елның 27 июле, дүшәмбе

Бүген Россиядә Rүп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан без Татарстанда КФҮ филиалларының эше турында сөйләргә булдык.

Күп функцияле үзәкләр челтәре Татарстанда 2015 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән булдырылды. 11,5 ел эшләү дәверендә КФҮ хезмәткәрләре татарстанлыларга документлар рәсмиләштерергә һәм дәүләт хезмәтләрен 55,3 млн тапкыр алырга ярдәм иткән.

Хәзер республикада ел саен 6 миллионнан артык хезмәт рәсмиләштерелә. Моның өчен Татарстанда киң колачлы бүлекчәләр челтәре җәелдерелгән:

  • Казанда, Чаллыда һәм барлык муниципаль районнарда 59 универсаль офис эшли. Халык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең 303 төреннән файдалана ала.
  • Казанда һәм Түбән Камада 2 махсуслаштырылган бүлек чит ил гражданнарына ярдәм күрсәтә.
  • Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен Казанда бизнес өчен 1 профильле офис ачылды.

КФҮ челтәре даими рәвештә үсә һәм актуаль хезмәтләр кертә. Әйтик, 2022 елдан башлап үзәкләр офисларында татарстанлылар җанатар картасын рәсмиләштерү өчен шәхесләрен раслый алалар. Гражданнарны мошенниклардан саклау өчен КФҮдә кирәкле сервислар эшләтеп җибәрделәр. Бүген кабул итү тәрәзәләрендә кредитларга үз-үзен тыю һәм яңа SIM-карталар алуга үз-үзен тыю рәсмиләштерергә мөмкин.

Халыкка уңайлы булсын өчен шулай ук цифрлы ярдәмче — «Макс» мессенджерында КФҮ чат-боты эшли. Аның ярдәмендә дистанцион рәвештә кабул итүгә язылырга, визитны гамәлдән чыгарырга, әзер документларның статусын тикшерергә, кирәкле бүлекнең адресларын һәм эш графигын белергә мөмкин. «Макс» мессенджеры сервисларын үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына турыдан-туры җавап бирә, аның максаты - гражданнар өчен уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык цифрлы платформалар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International