Казанда Татарстан техникумнары һәм көллиятләре укытучылары өчен квалификацияне яхшырту программасы тәмамланды. Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында 120 кеше белем алды. Сентябрьдә үк аларның 100е үз уку йортларында ясалма фәһем буенча түгәрәкләр алып бара башлаячак.
Укулар тәмамлангач, педагоглар өстән-өстән генә белем алу түгел, ә көчле гамәли күнекмәләр алуларын билгеләп үттеләр. Укытучылар тарафыннан булдырылган барлык алгоритмнар программа тәмамланганнан соң да көллиятләрдә эшләвен дәвам итәчәк, педагогларның эш сәгатьләрен студентлар белән тере аралашу өчен азат итәчәк.
"Педагогларның квалификациясен яхшырту - 2026-2030 елларга ясалма фәһемне үстерү буенча масштаблы республика программасының бер өлеше. Шулай ук 623 укытучы белем ала, аларның 239 ы инде сентябрь аенда 100 мәктәптә яи-түгәрәкләр алып бара башлаячак. Мондый алым безгә белем бирүнең төрле баскычларында ИИ-кадрлар үстерергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә без индустриянең реаль бурычларын хәл итәчәк көчле белгечләрнең үз буынын алачакбыз", - дип сөйләде Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.