Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Дүләт хезмәтләрендә максатчан укыту өчен иң популяр эш бирүчеләрнең берсе булды

2026 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәүләт хезмәтләре порталында «Онлайн югары уку йортына керү» сервисында максатчан белем бирүне тәкъдим итүче Россиянең иң популяр эш бирүчеләре рәтенә керде.

Быел медицина юнәлешләре укырга керүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Бөтен ил буенча порталда төрле оешмалардан барлыгы 40 меңнән артык тәкъдим бар, аларга абитуриентлар инде 100 меңнән артык гариза җибәргән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тыш, максатчан укыту өчен популяр эш бирүчеләр исәбенә «Россия» авиакомпаниясе, Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәскәү Мәгариф һәм фән департаменты һәм Санкт-Петербург сәламәтлек саклау комитеты кергән.

«Онлайн югары уку йортына керү» сервисы абитуриентларга керү процессын дистанцион рәвештә тикшереп торырга булыша: юнәлеш сайлау, эчке имтиханнарга язылу, максатчан укуга гариза бирү һәм укырга керү өчен ризалык җибәрү. Бүгенге көндә платформа мөмкинлекләреннән 1 миллионнан артык кеше файдаланган, алар югары уку йортларына 3,4 миллионнан артык гариза юллаган.

«Дәүләт хезмәтләре» порталы «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә даими үсештә, аның максаты — гражданнар өчен уңайлы цифрлы платформалар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International