Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы коллегия утырышында ИТ-тармак эше нәтиҗәләре чыгарылды һәм үсешнең төп өстенлекләрен билгеләнде. Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин ясалма фәһем программасын гамәлгә ашыруга, ИТ-кадрлар әзерләүгә, челтәрне каплауны системалы рәвештә киңәйтүгә һәм тармакларны цифрлаштыруга басым ясады.
Элемтә һәм цифлы инфраструктура
Республикада мобиль интернеттан 4,8 млн кулланучы исәпләнә. Татарстанда һава тревогасы режимы игълан ителгәндә мобиль мәгълүматларны тапшыруга вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу минутларда һәр элемтә вышкасына йөкләнеш мизгел эчендә 7-8 тапкырга арта.
"Бу чакыруларны хәл итү өчен, без системалы рәвештә челтәрнең сыйдырышлылыгын арттырырга тиеш. 2026 елда элемтә операторлары элемтә инфраструктурасының 1100 объектына инвестицияләр кертә: бу 398 яңа станция төзү һәм гамәлдәге 702 база станциясен модернизацияләү. Бүгенгә эшнең нәкъ яртысы башкарылган инде", - дип сөйләде Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин.
Казанда 277 элемтә объекты барлыкка киләчәк, Түбән Камада — 113, ә Чаллыда — 93.
Кече авылларда интернет
Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча эш дәвам итә («Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла): 2026 елда 79 авылда яңа база станцияләре төзеләчәк, анда 100 дән 500 гә кадәр кеше яши. Бу торак пунктларны Дәүләт хезмәтләре порталында ачык тавыш бирү аша халык үзләре сайлаган. Проектка өстәмә рәвештә МТС компаниясе дә кушылды: оператор тагын 14 кечкенә авылны элемтә белән тәэмин итәчәк, шуның нәтиҗәсендә цифрлы сервисларга мең ярымга якын кеше керә алачак.
Куркынычсызлык һәм хәбәр итү
Ел башыннан Татарстанда 21 тапкыр ракета куркынычы режимы кертелде, ул 34 сәгать гамәлдә булды. Бүгенге көндә республика шәһәрләрендә һәм районнарында 547 сөйләм сиренасы эшли. 2026 ел ахырына кадәр белгечләр тагын 200 шундый комплекс төзиячәк. Максат - Татарстанда җайланмаларның гомуми санын 1600 гә җиткерү.
Татарстанның 12 торак пунктында хәбәр итү системасын гамәлгә кертү белән бер үк вакытта үзәкләштерелгән рәвештә подъезд ишекләре ачыла. Бу тревога турында хәбәр итү вакытында урамга чыккан кешеләргә тиз генә подъездга эләгергә һәм ракета куркынычлыгы режимын гамәлдән чыгаруны көтәргә мөмкинлек бирә.
Почта инфраструктурасын үстерү
Кече авылларда яшәүчеләр өчен почта бүлекчәләре иҗтимагый тормышның алыштыргысыз үзәкләре булып кала. Бүген гражданнар җирле почта бүлекчәләрендә популяр маркетплейслардан заказлар ала ала. Татарстанның 1108 авыл бүлекчәсе интернет-сатып алулар тапшыруны уңышлы алып бара.
Көн саен урыннарда эшләүче хезмәткәрләрнең үзләренә ярдәм итү дә мөһим. Инде өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән почта филиаллары хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә бюджеттан субсидия бүлеп бирелә. 2026 елда 2,3 мең авыл хат ташучысына матди ярдәмгә 55 млн сум акча җибәрелгән.
Медицина һәм мәгарифне цифрлаштыру
Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы елларда медицина оешмаларына 19 мең автоматлаштырылган эш урыны урнаштырылган. Быел учреждениеләргә 4 мең автоматлаштырылган эш урыны һәм 2,5 мең күпфункцияле җайланма кайтарылган. Планнарда - Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) HIMSS халыкара стандарты буенча цифрлаштыру тәҗрибәсен башка учреждениеләргә киңәйтү — табиблар эшенә параллель рәвештә ЯФ-технологияләре гамәлгә кертелә. Ясалма фәһем Татарстанның радиология дата-үзәге — республикада беренче региональ телерентгенология үзәге базасында уңышлы эшли. 2026 ел ахырына кадәр нурланыш диагностикасында ЯФ-алгоритмнары саны 3 тән 8 гә кадәр артачак. Бу баш мие һәм умыртка сөяге сурәтләрен эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Мәгариф өлкәсендә республиканың барлык 1 398 мәктәбен яңа бердәм цифрлы платформага күчерү төгәлләнде. Күчү укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга 2 миллионнан артык уку материалына юл ачты. Платформа ярдәмендә педагог 340 сәгатьтән артык эш вакытын экономияли. Бу тәҗрибәне республиканың көллиятләренә һәм техникумнарына күчерү планлаштырыла. Моннан тыш, яңа уку елы башына Татарстанның барлык укытучылары да яи-инструментлардан файдалана алачак, алар өчен нейрочелтәрләр белән эшләү буенча аңлаешлы инструкцияләр әзерләргә кирәк.
«Макс» мессенджерын үстерү
«Макс» милли мессенджеры базасында Татарстанда 240 төбәк сервисы эшли башлады инде. Эшнең төп юнәлешләренең берсе цифрлы ID үсеше булды, ул гражданнарга үзләренең социаль статусын телефон экраныннан ук расларга мөмкинлек бирә. Цифрлы ID ны 35 меңнән артык пенсионер һәм 16 меңнән артык күп балалы ата-аналар уңышлы формалаштырган.
Бүген мессенджерда яңа проект — электросамокатларны арендалау вакытында цифрлы ID аша яшьне верификацияләү мөмкин булды. Татарстан өчен әлеге сервисны гамәлгә кертү халыкның гомерен һәм иминлеген саклап калу мәсьәләсе булып тора.
ИТ-кадрлар һәм Татарстан карарларын экспортлау
Бүгенге көндә Татарстанның ИТ-тармагында 46,4 мең кеше эшли, ә ИТ-белгечләрнең уртача хезмәт хакы 142 мең сумга җиткән. Шул ук вакытта хезмәт базары структурасы үзгәрә: компанияләргә ясалма фәһем, зур белешмәләр белән эшли белүче хезмәткәрләр кирәк. ЯФ үсешенең республика программасы кысаларында белгечләрне системалы әзерләү әлеге чакыруга җавап булды.
2030 елга Татарстанның 90 мең укучысы һәм студенты ясалма фәһем технологияләренә өйрәтеләчәк. Шулай ук ел саен республиканың 100 мәктәбендә һәм 35 көллиятендә ИИ-түгәрәкләр эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Программа белем бирүнең барлык дәрәҗәләрен колачлый. Республикада «Ясалма фәһем өлкәсендә алгарыш» грант программасы булдырылды, ул югары уку йортлары магистрларына дөньяның әйдәп баручы университетларында белем бирүне тулысынча колачлый. Ә ХКҮ-КМТҺЭТ базасында заманча ЯФ полигоны — мәйданчык ачу планлаштырыла, анда көллият студентлары практикада гуманоид роботлар, дроннар һәм сәнәгать манипуляторлары белән эшләячәк.