2026 елда инженерлык челтәрләрен цифрлаштыру Татарстанның алты районын колачлаячак

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанда инженерлык челтәрләрен цифрлаштыру проекты дәвам итә: 2026 елда эшләр Кама агломерациясе территориясендә бара. Коммуналь инфраструктураны цифрлы исәпкә алуны Алабуга, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Менделеевск районнарында, шулай ук Чистайда башлап җибәрәләр. 2025 елда 26 мең чакрым инженер челтәре цифрлаштырылган. Быел тагын 19 мең чакрымны цифрлаштыру планлаштырыла.

Проектны «Алга киткән ИТ-карарлар» региональ программасы кысаларында Киңлекләрне планлаштыру институты белгечләре алып бара. Проектның максаты -Т атарстанның инженерлык коммуникацияләре белән эшләгәндә бердәм система булдыру. 2029 елга кадәр республиканың барлык инженерлык челтәрләрен цифрлы форматка күчерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International