Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә. Быел булачак студентларны Татарстанның 45 югары уку йорты кабул итә. ИТ-өлкәдә эшләргә әзерлекне КФУ, КДАТУ, КНИТУ-КАИ, КДЭУ, Иннополис Университеты һәм башка югары уку йортлары тәкъдим итә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен хәзер дулкынландыргыч вакыт. Киеренке әзерлек һәм имтиханнар тапшыру айлары артта калды, әмма хәзер алар алдында вуз сайлау тора. Карьера юлы шуңа бәйле һәм чыгарылыш укучысы үз һөнәрен таба алырмы.
Иң уңайлы ысул - документларны артык дулкынланмыйча «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Вузга онлайн керү» сервисы аша тапшыру. Быел башка конкрет югары уку йорты сайтында шәхси кабинет аша гариза җибәрергә ярамый. Чыгарылыш укучыларының тагын ике варианты бар: кабул итү комиссиясенә шәхсән килергә яки документларны «Россия Почтасы»на җибәрергә.
Онлайн-система автомат рәвештә БДИ нәтиҗәләрен, ташламалар һәм шәхси казанышлар турындагы мәгълүматларны күтәрә, аларны кулдан йөкләргә кирәкми.