1 июль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Фәнни код: җәйге лекцияләр»циклыннан ачык лекция үтте. Бу юлы Казан халкы һәм кунаклары «Медиасәнгать Нәрсә ул һәм аңа кайдан өйрәнергә» дигән темага чумды.
Спикер булып Екатерина Беляева чыгыш ясады — Үзәк университетның дизайн мәктәбендә «Медиасәнгать» магистратурасы җитәкчесе һәм 2014 елдан «ПУСК» цифрлы һәм технологик сәнгать фестивален оештыручы.
Исегезгә төшерәбез, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында һәр атна ачык лекцияләр уза.