Кукмара районының Аш-Буҗи авылында LTE челтәрен каплауны киңәйткәннәр. Яңа база станциясен МегаФон операторы урнаштырды. Хәзер мобиль элемтә һәм интернет 700 җирле халыкка, шулай ук күрше авыллар халкына да ачык. Гомумән алганда, цифрлы хезмәтләрнең сыйфаты меңнән артык кешегә яхшырды.
Аш-Буҗи авылы Татарстан башкаласыннан 150 чакрым ераклыкта, Бурец елгасында урнашкан. Тарихи документларда торак пункт XVII йөз ахырыннан Ашалча-Бузы дип телгә алына. Бүген авылда мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә, мәчет һәм сәүдә нокталары эшли.
"Без республика районнарында челтәрне каплауны киңәйтү буенча операторлар белән уртак эшне дәвам итәбез. Безнең өчен Татарстанның теләсә кайсы почмагында яшәүчеләрнең уңайлы итеп укуы, эшләве, дәүләт хезмәтләре алуы һәм якыннары белән элемтәдә калуы мөһим. Яңа база станциясен эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Кукмара районында яшәүче меңнән артык кеше заманча цифрлы сервислардан файдалана алды", - дип сөйләде Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев.