Татарстанда мәктәп тәмамлаучылар югары уку йортына яки көллияткә Дәүләт хезмәтләре ярдәмендә укырга керә ала

2026 елның 26 июне, җомга

Россиядә югары уку йортларына, көллиятләргә һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе башланды. Кичәге укучылар өчен дулкынландыргыч вакыт җитә: һөнәри юл уку урынын сайлауга бәйле. Шуңа күрә без укуга гариза бирүнең никадәр җиңел һәм артык дулкынланмыйча ниче биреп булуы турында сөйлибез. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бөтен ил буйлап 1800 югары уку йортына һәм 4000 көллияткә укыргы керергә мөмкин.

Югары уку йортына ничек онлайн рәвештә гариза җибәрергә?

«Онлайн югары уку йортына керү» платформасында белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә кабул итү сроклары турында мәгълүмат, һөнәри юнәлеш алуга тест, югары уку йортын шәхси сайлау һәм документлар тапшыру буенча адым саен инструкция бар.

Көллияткә керү

Урта һөнәри белемне сайлаучылар өчен колледжга онлайн керү сервисы эшли. 9 сыйныфны тәмамлаучылар 46 мең белем бирү программасын сайлый ала. Кулланучылар өчен быел өлгерешне исәпкә алып уку йортларының шәхси сайлап алулары формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International