ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев мошенниклардан ничек сакланырга мөмкин булуы турында сөйләде.
Элегрәк Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко 2026 елның беренче 4 аенда Россиядә мәгълүмат технологияләрен кулланып җинаятьләр саны 30% ка кимегәнен сөйләде.
Әмма мошенниклар алдауның яңа схемаларын уйлап табуны дәвам итә. Альберт Яковлев сүзләренчә, соңгы вакытта федераль ведомстволарның ялган сайтларын булдыру очраклары ешайды. Алданмас өчен дәүләт органнарының адресларын «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тикшерегез, анда дөрес сылтамалар җыелган.
Җинаятьчеләрдән сакланырга тагын нинди кораллар ярдәм итә:
- Кредит алуга үз-үзеңне тыю. Чара кешене алдап займ алырга мәҗбүр иткән вакыйгалардан саклый. Үз-үзеңне тыюны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 733 мең татарстанлы һәм тагын 66 мең кеше КФҮ офислары аша рәсмиләштергән инде.
- SIM-карталарны рәсмиләштерүгә үз-үзеңне тыю. Республика халкы операторларга яңа сим-карталарны шәхсән катнашмыйча бирүне тыя ала. Мондый тыюны «Дәүләт хезмәтләре» аша 13 мең татарстанлы һәм КФҮ аша 24 мең кеше куйган.
- Шалтыратуларны маркировкалау. Гадәттә телефон экранында шалтырату вакытында номер янында оешма исеме һәм хезмәт тибы чагыла. Әгәр шалтырату кемнән икәне билгеле булмаса, таныш булмаган номерны алмаска киңәш итәбез.
- Дәүләт хезмәтләрендә «Макс» аша авторизацияләнү. Керү мөмкинлеген биргәнче, мессенджер кулланучыга ачыклаучы сораулар бирә һәм мошенниклык куркынычлары турында кисәтә. Бу кешегә чит кеше басымы астында эш итәме икәнлеге турында уйланырга ярдәм итә.
«Макс» мессенджерында башка куркынычсызлык мөмкинлекләре дә бар: ике факторлы аутентификация һәм «Куркынычсыз режим». «Куркынычсызлык» бүлегендә һәр яңа керү вакытында мәҗбүри пароль кертүне активлаштырырга мөмкин. «Куркынычсыз режим» сезнең элемтәләр исемлегендә булмаган затлардан шалтыратуларны һәм чатларга чакыруларны блоклый. Әгәр бу функцияләрне мөстәкыйль көйләү авыр икән, туганнарыгыздан яки якыннарыгыздан ярдәм сорагыз.
Кредитларга һәм SIM-карталарга үз-үзен тыю инструментлары дәүләт «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында үстерә торган киберкуркынычсызлыкның масштаблы инфраструктурасының бер өлеше булды.