Татарстан ИТ-компанияләре «Спринт 2.0» акселераторында катнаша ала

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Россия ИТ-компанияләре «Спринт 2.0 " акселераторын бушлай уза ала. Программаны тәмамлаучылар өч ай эчендә продуктны эшләп бетерәләр, системалы сатулар төзиләр һәм эре контрактларга чыгу мөмкинлеге алалар.

Гаризалар кабул итү — 2026 елның 10 июненә кадәр (шул исәптән), программа сентябрьдә башланачак. Оештыручылар булып Россия цифрлар министрлыгы ярдәмендә интернет-инициативаларны үстерү фонды (ФРИИ) тора. 2021 елдан башлап акселераторны 640 тан артык компания узды. Программа «Мәгълүматлар икътисады» илкүдәм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Акселератор турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә була.

Программада катнашу өчен гариза бирергә, сайтта анкета тутырырга һәм конкурс буенча сайлап алу узарга кирәк. Импортны алыштыру өчен продуктлар җитештерүче ИТ-компанияләр катнаша ала. Төбәк командалары акселераторны онлайн-форматта узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International