Татарстаннан хәбәр итү программа тәэминаты һәм системаларын эшләүче "Марс Технологии" Россиянең 30 төбәгендә һәм дөньяның 10нан артык илендә 1000нән артык проектны гамәлгә ашырган. Мондый саннар ТР Цифрлы үсеш министрлыгында атналык киңәшмәдә әйтелде.
"Марс Технологии" инженерлары производствоның тулы циклын тәэмин итә: басма такталарны проектлаудан алып код язуга һәм әзер җиһазларны эшләтеп җибәрүгә кадәр. Продукт линейкасы 100дән артык исемне үз эченә ала, ә предприятиенең төп белгечлеге — мониторинг һәм куркынычсызлык системалары.