Бүген Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев матбугат конференциясендә мошенниклыкның киң таралган схемалары һәм мошенниклардан саклану өчен цифрлы алымнар турында сөйләде.
Элегрәк Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сөйләгәнчә, 2026 елның беренче кварталында Россиядә мошенниклык очраклары саны 18,3% ка, ә кирәкмәгән шалтыратулар саны кәрәзле операторга бәйле рәвештә 33-74% ка кимегән.
Әмма җинаятьчеләр яңа психологик алымнарны куллануны дәвам итә. Хәзер кайнар суны сүндерү графигын алу, югары уку йортларына кергәндә һәм имтиханнар тапшырганда ярдәм итү сылтавы белән алдау очраклары ешайды.
Үзеңне һәм якыннарыңны ничек якларга:
1. Кредитларга үз-үзеңә тыю теркәргә.
2. SIM-карталарны рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю теркәргә.
3. «Макс» мессенджеры аша Дәүләт хезмәтләрендә авторизацияләнергә.
4. Шалтыратуларны маркировкалау һәм куркынычсыз режим.
«Макс» мессенджерында шулай ук «Куркынычсыз режим»ны активлаштырырга мөмкин. Аны кабызганда керүче шалтыратулар һәм чатларга чакырулар Сезнең контактлар исемлегендә булган кешеләрдән генә килә.
5. Электрон почтаны саклау.
Монда мошенниклар еш кына бонуслар яки призлар турында хәбәрнамәләр белән рассылкалар үткәрә. Хатларда тышкы яктан популяр рәсми битләргә охшаган фишинг сайтларына сылтамалар бар. Мондый сайтларда кулланучыдан логиннар, парольләр яки түләү реквизитлары сорыйлар.
Альберт Яковлев заманча саклану механизмнары булган үзебезнең почта платформаларын кулланырга киңәш итә. Хаттан сылтама буенча күчәр алдыннан сайтның адресын тикшерергә кирәк. Әгәр шик-шөбһәләрегез булса, якыннарыгыз белән киңәшегез.