Казанның сигезенче сыйныф укучыларына «Цифрлы ликбез» проекты дәресендә ЯФнең зыяны һәм файдасы турында сөйләделәр

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Казанда Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда «Намуслы укы» темасына багышланган «Цифрлы ликбез» бөтенроссия белем бирү проектының ачык дәресе узды.

«Цифрлы ликбез» - өлкәннәргә һәм балаларга цифрлы грамоталылыкны арттырырга һәм киберкуркынычсызлык турында күбрәк белергә ярдәм итә торган белем бирү проекты. Ул мультипликацион роликлар сериясеннән һәм укытучылар өчен методик материаллардан тора. Алар проектның сайтында урнаштырылган һәм барлык теләүчеләр өчен ачык.

Дәрестә ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, ИТ-паркның мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары Айрат Хәсьянов чыгыш ясады. Сигезенче сыйныф укучыларына ни өчен үз белемнәреңә таяну мөһим һәм ясалма фәһем ярдәмендә күчереп язу үз киләчәгең өчен реаль куркыныч була алуын аңлаттылар. Укучыларга шулай ук нейрочелтәрләрне үз ярдәмчеләреңә ничек әверелдерү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International