ИТИС институтының 30 талантлы беренче курс студенты рәсми рәвештә «Программа инженериясе» юнәлеше буенча грант алучылар булды.
Беренче курс студентларының һәр гранты уку бәясенең 100 %кры каплый, бу исә булачак ИТ-белгечләргә һөнәрдә менә дигән старт бирә.
Конкурс сайлап алу комиссиясе тарафыннан үткәрелде, аның составына ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, ИТИС һәм алдынгы ИТ-компанияләр вәкилләре керде. Математика, информатика һәм рус теленнән БДИның иң югары баллары булган абитуриентлар җиңүче булды.

ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов студентларга илһамландыргыч теләк белән мөрәҗәгать итте:
"Сез КФУ һәм Татарстан Республикасы IT-бергәлеге студентлары гаиләсенә кердегез. Укудан тыш, төрле проектларда катнашырга, үз проектларыгызны төзергә омтылыгыз. Күз алдына китерегез, сез яңа уенга кердегез — һәм сезнең бурыч дүрт ел уку эчендә максимум "ачивка" җыю. Татарстанда моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар!"