Мәктәп укучылары өчен «Бишне бир!» республика акселераторы башлады

2025 елның 18 октябре, шимбә

Татарстанда «Бишне бир!» белем бирү акселераторы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь технологик эшкуарлар өчен эшли балады. Программа республиканың 41 районыннан 800+ укучыга стартаплар һәм No-code эшләү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Катнашучылар белем алачак, үз проектларын булдырачаклар, ә иң яхшы 50 идея авторлары күчмә акселераторга юлламалар алачак.

Кем гариза бирә ала? Акселератор белем бирү программасын үткән укучылар. Гариза бирү кампаниясе 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, катнашырга өлгерегез.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, ИТ-парк һәм «Цифровизация» АКБО тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International