ТР Цифрлы үсеш министрлыгы республика халкына 20 октябрьдә телерадиотапшыруларны трансляцияләүнең вакытлыча туктатылуы турында хәбәр итә

2025 елның 18 октябре, шимбә

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшырулар җайланмасына планлы техник профилактик эшләр уздыра. Мондый даими эшләр киләчәктә телевидение һәм радио программаларын тотрыклы һәм сыйфатлы трансляцияләүне тәэмин итү өчен кирәк.

20 октябрьдә иртәнге 1:00 дән 10:00 гә кадәр Татарстанның берничә эре торак пунктында цифрлы эфир телевидениесе, FM-радиостанцияләр һәм «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе эшләмәячәк. 

Профилактика эшләре түбәндәге торак пунктларда радиотелевизион җайланмаларга кагылачак: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Миңлебай, Зур Алан, Шәмәрдән.

Сәгать уннан соң барлык телеканаллар һәм радиостанцияләрне трансляцияләү штат режимында яңартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International