8 октябрь көнне "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек " офрумында ИТ-парк һәм Һинд-Россия технологик хезмәттәшлек палатасы (CIRTC) Россия һәм Һиндстан арасында технологик һәм инвестицион партнерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән үзара аңлашу турында меморандум төзеделәр.
Килешү Татарстан ИТ-компанияләре өчен перспектив Һиндстан базарына чыгу юлын ача, шулай ук Татарстан Республикасына Һиндстан технологик инвестицияләрен җәлеп итү өчен шартлар тудыра.
"Бу килешү - республика ИТ-тармагының халыкара элемтәләрен үстерүдә тагын бер мөһим адым. Безнең команда Һиндстанда Россия цифрлы чишелешләрен һәм продуктларын тәкъдим итү белән кызыксына", - дип билгеләп үтә "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк" ДАУ директоры Руслан Власов.
Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре:
Килешү якларның үзара ризалыгы белән өч ел дәвамында гамәлдә була.