Ике көн дәвамында мәйданчыкта хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре буенча 12 тематик секция узачак:
• It һәм цифрлы технологияләр;
• Инвестицияләр һәм финанслар;
• Мәгариф һәм фән;
• Медицина һәм фармацевтика;
• Нефть-газ химиясе комплексы;
• Авыл хуҗалыгы һ. б.
Төп вакыйга - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Һиндстанның Россиядәге илчесе Винай Кумар катнашында «Россия һәм Һиндстан: хезмәттәшлек итү вакыты, регионнар вакыты» пленар утырышы.
Форум РФ Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модиның төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне үстерү турындагы йөкләмәләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән, бу амбициоз максатка ирешү — 2030 елга илләр арасында товар әйләнешен 100 млрд долларга кадәр арттыру.