Татарстанда «Интернетка рәхмәт – 2025» XI Бөтенроссия компьютер белеме буенча шәхси казанышлар конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә!

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

2025 елның 27 октябрендә өлкән буын өчен мөһим булган бу вакыйгада катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә. Конкурс пенсионерлар һәм заманча цифрлы күнекмәләрне үзләштерүче (50+) өлкән яшьтәге гражданнар арасында онлайн уздырыла.

Быел республика ТОП-10 иң актив төбәкләр исемлегенә керде - Татарстаннан 553 конкурс эше килгән! Үзенең цифрлы уңыш тарихы белән уртаклашырга теләгән һәркем кушыла ала.

Azbukainterneta.ru сайтында «Конкурс» бүлегендә җентекле кагыйдәләр, номинацияләр һәм эшне җибәрү мөмкинлеге урнаштырылган. Игътибар итәбез: быел өлкән буын өчен компьютер белеме курслары укытучылары өчен махсус номинация гамәлгә кертелде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International