Дәүләт хезмәтләре порталында 2025-2026 уку елында «Киләчәк коды» проектында бушлай укытуга гаризалар кабул итү башланды. Анда 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук ИТ-белгечлекләр буенча белем алучы колледж һәм техникум студентлары катнаша ала.
Укыту онлайн һәм офлайн форматларда укытучы белән төркемнәрдә өч юнәлеш буенча уза: программалаштыру, ясалма акыл һәм робототехника. Проект каталогында - 16 алдынгы югары уку йорты һәм ИТ-компаниядән 42 курс. Популяр программалау телләре арасында: Python, C++, JavaScript, C# һәм 1С. Һәр курс 4 модульдән тора, белем бирүнең гомуми дәвамлылыгы кимендә 144 академик сәгать тәшкил итә.
Катнашу шартлары:
Курслар 4 дәрәҗәдәге катлаулылыкны үз эченә ала: башлангыч, база, алга киткән һәм һөнәри. 2025 елда көндезге укулар илнең 88 төбәгендә 2 000 нән артык мәйданчыкта оештырылачак. Катлаулылык дәрәҗәсе һәм формат юнәлешкә бәйле: әйтик, робот техникасы буенча дәресләр төбәкләрдәге мәйданчыкларда көндез генә узачак.
«Киләчәк коды» проекты «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Проектның операторы - Университет 2035.
«Киләчәк коды» проектында ничек катнашырга:
Курсны һәм йомгаклау сынавын уңышлы үтеп, катнашучылар кайбер югары уку йортларына кергәндә БДИга өстәмә баллар бирә торган сертификат алачаклар.
Гариза бирүгә сылтама: gosuslugi.ru/futurecode