Ярышларда барлыгы 115 кешедән торган 58 команда катнашты. Пенсионерлар Татарстанның барлык районнарыннан, шул исәптән башкаладан һәм Чаллыдан да килде.
Ярышларда өч төп номинация булды:
Турнирның үзенчәлеге гаилә командалары булды: Азнакайдан Вәлиевлар, Баулы районыннан Зәйдуллиннар һәм Питрәч районыннан Мирошниковлар гаиләләре.
Шулай ук турнирда аксакаллар да катнашты, алар өчен аерым номинацияләр булды:
Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов Татарстанның ИТ-инфраструктурасы үзәгендә — Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта узган чараның символик булуын ассызыклады.
"Биредә эре ИТ-компанияләр урнашкан, балалар түгәрәкләре эшли, һәм менә хәзер бирегә заманча технологияләргә кушылу өчен пенсионерлар килә. Бу бик яхшы, өлкән буын цифрлы грамоталылыкны үзләштерергә һәм яңа цифрлы дөньяда үзләрен ышанычлы хис итәргә омтыла", — диде ул.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлеге һәм «Россия Пенсионерлар берлеге»төбәк бүлеге ярдәмендә узды.