12 августта Казанның «Көнчыгыш» балалар лагеренда «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Цифрлы көн» ачык дәресе узды. ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов 7-17 яшьлек балалар өчен дәрес үткәрде, алар белән мәгълүмати технологияләрнең һәм ясалма акылның хәзерге җәмгыятькә тәэсире турында фикер алыштылар.
Дәрес барышында укучылар Татарстанның көндәлек тормышында ЯА куллану мисаллары белән таныштылар: шәһәр инфраструктурасында, авыл хуҗалыгында һәм хәтта ветеринариядә. Нейрочелтәрләрнең хайваннар авыруларын тизрәк ачыклауга ярдәм итүе һәм аграр секторның җитештерүчәнлеген арттыруы билгеләп үтелде.
Дәресләрдә балалар ЯАны мәктәптә һәм маркетингта куллану фикерләре белән бүлештеләр, технологияләрнең һөнәри үсешкә һәм икътисадка йогынтысына кагылышлы сораулар бирделәр. Ачык дәрес сурәтләр һәм текст генерацияләү өчен ЯА куллану мисалларын күрсәтү белән тәмамланды, бу балаларда яңа технологияләрне өйрәнүдә тагын да күбрәк кызыксыну уятты.
Балаларда цифрлы компетенция буенча дәресләр шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дә үткәрелә һәм ИТ өлкәсендә яшьләрнең иртә һөнәри юнәлешен формалаштыруга һәм цифрлы компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән.