Россиядә биометрияне куллану дүрт тапкырга арткан: 7 миллион кулланучы бердәм биометрик системада уңышлы теркәлгән

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Россиядә цифрлы сервисларның популярлыгы бик тиз үсә: биометрияне кулланучылар саны 4 тапкырга артты һәм 7 миллионга җитте! Бу гражданнар бердәм биометрик системада мөстәкыйль рәвештә теркәлү узган, бу заманча технологияләргә ышанычның үсүен һәм аларның илебез халкы өчен уңайлылыгын күрсәтә.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко билгеләп үткәнчә, биометрияне куллану бары тик ирекле характерда, дәүләт һәм коммерция хезмәтләрен алуның өстәмә ысулы буларак хезмәт итә.

Биометрик сервисларның мөмкинлекләре
Заманча биометрия гражданнарга яңа уңайлы мөмкинлекләр ача:

  • Сатып алганда һәм траснпортка билет алганда, документлар күрсәтергә кирәкми;
  • Сим-карталарны, артык кәгазьләр тутырмыйча, рәсмиләштерү ;
  • Дистанцион банк хезмәте - тиз, уңайлы һәм куркынычсыз;
  • Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетны саклау - сезнең цифрлы мәгълүматлар өчен өстәмә куркынычсызлык дәрәҗәсе.

Сезнең уңайлылык өчен Дәүләт хезмәтләре порталында биометриянең гамәлдә булу вакытын тикшерергә яки аны эшкәртүгә ризалыкны кире алырга мөмкин.

Куркынычсызлык һәм мәгълүматларны яклау
Биометрик мәгълүматларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә: барлык үрнәкләр дә шифрланган килеш башка шәхси мәгълүматлардан аерым саклана һәм беркайчан да система периметрыннан чыкмый.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы республика халкын цифрлы грамоталылыкны һәм куркынычсызлыкны арттыру өчен заманча цифрлы инструментлардан файдаланырга өнди, шулай ук биометрик сервисларда теркәлү мөмкинлеге һәм җиңеллеге турында искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International