29 июльдә Казан Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ базасында 2025 елга федераль бюджет хисабына чараларны финанслау мәсьәләләре буенча 15 нче ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы узды. Игътибар үзәгендә - Татарстан Республикасының технологик лидерлык илкүләм проектларында катнашуы: «Космос» НПТЛ һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты.
Утырышта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов, республиканың алдынгы фәнни үзәкләре һәм инновацион лабораторияләр җитәкчеләре, шулай ук Казанның фотоника һәм квант технологияләре белән эшләүче фәнни коллективлары катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар «КАИ-КВАНТ» квант үзәгендә һәм КАИ НАНО-үзәгендә булдылар. Квант үзәге 2014 елның сентябреннән эшли, мәгълүмат тапшыру һәм саклау өчен квант методларын, шулай ук квант хәтерен булдыруда махсуслаша. Үзәкнең төп казанышларының берсе-2017 елда Татарстанда беренче квант Интернеты челтәрен эшләтеп җибәрү! Хәзер галимнәр республика шәһәрләре арасында квант коммуникацияләрен үстерү өстендә эшлиләр.
Эш төркеме утырышы кысаларында «Космос» фәнни-җитештерү тармагы программаларын җентекләп карадылар. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төркем элеккеге 5 проект урынына 7 проектны җитәкли, бу эш һәм җаваплылык масштабын сизелерлек киңәйтә.
Бу стратегик мөһим проектлар иярчен элемтәне үстерү, навигация системаларын камилләштерү һәм идарә ителә торган корабларны үстерү белән бәйле. Казан һәм Татарстан тарихи яктан космик тармакка зур өлеш кертәләр, һәм бу традиция бүген дә дәвам итә.